Герб Чишминского района

Муниципальное автономное учреждение культуры
«Чишминская районная межпоселенческая библиотека»
муниципального района Чишминский район Республики Башкортостан

Исламов Динис Фәтхи улы

                                 Талантлы прозаик   

 

                             

Чишмә районының республикабызга дан – шөһрәт казанган күп кенә әдәбият һәм сәнгать әһелләре бирүе һәркемгә билгеле. Игелекле төбәктә туып, илләренә дә игелек күрсәтүче якташларыбыз белән без лаеклы рәвештә горурлана алабыз. Бу шатлыклы һәм куанычлы күренеш. Ә шуларның берсе Динис Исламов безнең Яңа Муса авылыннан булуы безгә икеләтә куанычлы.

 Бөек Ватан сугышында ҡатнашҡан башкорт язучысы, журналист һәм прозаик. Ике Кызыл Байрак, I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы һәм Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, 1965 елдан СССР Язучылар әгъзасы. 

Ул башта шигырьләр яза, аларның байтагы матбугатта басылып та чыга. 50нче ел башларында Динис Исламов тиз арада үзенчәлекле прозаик булып таныла.

Ул һәрвакыт үзе яшәгән заман, бүгенге көн турында яза. Шуңа да бу әсәрләр халык күңелендә ныклы урын алган.

Динис Фәтхи улының иҗат юлына игътибар белән күз салсаң, аның нихәтле җигәрле иҗат итүен күрмәү мөмкин түгел. Егерме ел чамасы вакыт эчендә ул өч роман, җиде-сигез повесть, бик күп хикәя һәм очерклар язып өлгергән. “Көньяк кояшы” романын, кызганычка каршы, тәмамлый алмый. 52нче яше белән барганда 1973 елның 14 апрелендә дөнья куя.

Сугыш һәм хезмәт батырыннан безгә бик яхшы, бай мирас калды. Ә үлгәннәрнең мирасын онытмау – иң изге эш.

Улермен дә онытырлар, диеп,

Юкка гына йөрәк янасың, – дип җырлый ул “Агымсу” повестында.

Халык аны онытмады. Аның исеме мәңгеләштерелде.

1996нчы елның 27нче декаберендә үткән Новотроик авыл советының 9нчы сессиясенең 22 чакырылышында шундый карар кабул ителә:

Яңа Муса авылының беренче урамына “Динис Исламов” исеме бирелә.

 

“…Бөек Ватан сугышы Динис Исламов өчен гомерлеккә олы тормыш мәктәбе булды…”

Динис Исламов Яңа Муса авылында ярлы крестьян гаиләсендә 1921 елның 15 декабрендә туган. Яңа Муса авылы мәктәбендә башлангыч белем алгач укуны күрше Иске Мусада дәвам итә. Җидееллык мәктәп тәмамлагач, 1936 елда Уфага китә. Металлургларның “Востокметалл” рабфагына керә. Соңыннан берьеллык укытучылар курсын тәмамлый. Хезмәт юлын 1940 елда Күмертау районының Таймас урта мәктәбендә тарих укытучысы булып башлап җибәрә. Ләкин шул ук елның көзендә хәрби хезмәткә алына. Архангельскида хезмәт иткәндә Бөек Ватан сугышы башлана. Хәрби инженерлар училищесындагы курсларда һөнәр үзләштергәч, 1942 елның маенда фронтка җибәрелә.

Динис Исламовның хәрби эшчәнлеген күрсәткән документта болай дип язылган: “Гвардия капитаны Динис Исламов 1942 елның маеннан 1945 елның 9 маена кадәр Бөек Ватан сугышының иң җаваплы булган Сталинград, Дон, Көньяк-Көнбатыш, 3нче Украина, 1нче Белоруссия фронтларында сугышты, тәүдә — саперлар взводы командиры, арытаба саперлар ротасы командиры һәм укчылар полкы инженеры вазыйфаларын башкарды”.

 Шушы күрсәтелгән 36 ай вакытның 31 ае буена ул сапер булып, алгы сызыкның да иң алдында (тәмугында) миналар куеп, чәнечкеле тимерчыбыктан киртә сузучы взводка җитәкчелек итә. Донбасс өчен сугышларда, Днепрны кичүдә, Днепр плацдармын алуда, Одессаны, Белоруссияне, Поль­шаны азат итүдә катнаша, сугышны Берлинда тәмам­лый. Берничә тапкыр яралана, контузия ала. Алгы сызыкка кече лейтенант булып килүе­нең тәүге көннәрендә үк “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Арытаба инде аның яу кырындагы ка­һарман­лык­лары: ике тапкыр Кызыл Байрак, беренче һәм икенче дәрә­җә “Ватан сугышы”, “Кызыл йолдыз” орденнары белән билгеләнә.

Якташыбыз сугыштан соң да әле ике елдан артык армия сафында була, яшь­ләрне өйрәтә. Әдәби иҗат һәм журналистика белән фронтта ук шөгыльләнә башлаган  кыю яугир демоби­лизацияләнеп туган республикабызга кайткач, 1947 елда “Кызыл таң” гәзитенең партия тормышы бүлеге әдәби хез­мәт­кәре булып эшкә урнаша.
26 яшьлек бу егет — биш орден кавалеры. Өстәвенә, әле аның тагын берничә медале булган.

Батыр кеше бер вакытта да “мин батыр” дип күкрәк какмый. Динис Исламов сугышта йөреп кайткан язучылар арасында батырлыклары өчен иң күп һәм иң зур орденнар алган кеше иде. Әмма ул шушы орденнарын бер вакытта да түшенә тагып, менә мин кем, дигән сыман йөрмәде. Ул үзенең фронт юллары, нинди батырлыклары өчен наградалар алуын да сөйләргә яратмый иде – ди аның турында каләмдәш дусы Ногман Мусин.

  • Боевой “Кызыл Байрак”ны вак-төяк өчен бирмиләр бит инде, абый. Тәүгесен кайчан, ни өчен бирделәр? – дип сорадым.

Ул, гадәттәгечә, кулын селтәде.

  • Әй, туганкай, нигә кирәк инде ул. Аны сөйләп йөрер өчен бирмәгәннәр. Сөйләсәм дә, аңламассың… – дип җавап бирә.

Менә шундый басынкы һәм беркатлы кеше була ул.

Динис Исламов бөтен кыланмышы, үзен тотышы, сөйләшүе, хәтта киенүе белән үзенчә, башкаларга охшамаган шәхес була. Бу кылану да, ясалмалылык та түгел, ә үзенең табигатеннән килгән гадәти сыйфаты була. Ул кулыннан килгәнчә бик ярдәмчел, кешелекле һәм намуслы кеше була. Без аның белән чын күңелдән горурланабыз.

                   “Яу яланыннан – әдәбият мәйданына”

Динис Исламов Бөек Ватан сугышы чорында халкыбыз күрсәткән каһарманлыкларны чагылдырган менәме дигән роман һәм повестлар иҗат итте.  Талантлы осталар һәр эше белән үзен дә, башкаларны да кабатламый, яңадан яңа иҗат гәүһәрләре тудыра. Алтмышынчы ел урталарына хәтле Динис Исламов Бөек Ватан сугышының утлы юлларын үткән, күп тапкырлар үлем белән күзгә күз очрашкан солдат буларак, бу темага күзгә күренерлек әсәр язганы юк иде. Ләкин ул бу тема өстендә озак уйланган, өзлексез эзләнгән, бәлки, җайлап-җайлап язып та йөргәндер. Шулай итмәсә, сугышның иң катмарлы, авыр чорын – 1941нче елның вакыйгаларын чагылдыруга багышланган “Мәскәү юлы” романы яңа бер ачыш булырдай әсәр булып өлгермәс иде.

1968 елда дөнья күргән бу романында халкыбызның, илебезнең 1941 елдагы кичерешләре, Мәскәүгә кадәр чигенүләр, тәүге җиңү шатлык­лары тасвирлана. Гади солдаттан алып югары дәрәҗә командирларга кадәр бер уй, хәстәр белән яшәве — Мәскәү­не дошманга бирмәскә, илне сакларга, җиңәргә! — дигән максат төп идея булып алга сөрелә. Бу роман да заманында башкорт әдәбиятында сугыш темасына язылган иң яхшы әсәр санала. Биредә дә, шулай ук “Зелов таулары” повестендә дә (1970 ел) сугыш каһарманы Динис Исламовның үз образы ярылып ята. Шул ук тема дәвам иткән “Көньяк кояшы” романын әдип тәмамлый алмый.

 

Нигә көтмәгәндә китеп бардың?-

Озак утыра торган идек тә,

Үзең һаман китми торган идең бит,

“Хәзер китәм, китәм”, диеп тә.

Нигә көтмәгәндә китеп бардың?-

Яз башланды… Җәйләр… Көзләр бар…

Языласы күпме әсәрләрең,

Сөйләнәсе күпме сүзләр бар.

Дип язды Әнгәм Атнабаев Динис Исламов истәлегенә.

 

“Туган җиргә мәхәббәт”

Динис Исламов иҗадындагы төп темаларның берсе – колхоз авылы.

Динис Исламов геройлары, башлыча, колхоз яшьләре, тормышта, хезмәттә, мәхәбәттә яңыча мөнәсәбәт өчен көрәшүче күркәм рухлы кешеләр. Язучы илдә барган тарихи вакыйгаларга һәр чак адымдаш булырга ынтыла. Аның “Юмарт җир” романы да шушы яктан характерлы.

Сугыштан соңгы авыл хуҗалыгы темасына Динис Исламов “Юмарт җир” романына кадәр дә, мәсәлән, 1954 елда язылган “Кызлар” повестында да, мөрәжәгәт иткән иде. Повестьның күренеп торган яхшы якларының берсе шушында – әсәрдә геройның рухи дөньясы, характеры төрле планда ачыла. Мәликә, Гөлгенә, Катюша кебек өч савучы кыз образы аша язучы безнең яшьләрнең күңел күркәмлеген, рухи гүзәллеген эш процессында гына түгел, кешеләргә һәм үз-ара мөнәсәбәттә дә, шәхси кичерешләрдә дә гәүдәләндерә. Кешенең кешелеклелеген характерлаучы шушындый сыйфатларны без “Юмарт җир” романы героөларында да табабыз. Әмма монда проблема киңерәк тә, тирәнерәк тә куелган.

Романда вакыйгалар партия Үзәк Комитетының авыл хуҗалыгын күтәрү буенча 1953 елгы сентябрь Пленумыннан соң бара. Әсәр конфликты да шуңа ярашлы корола. Характерлар яңа колхоз авылы өчен көрәштә ачыла.

Динис Исламов арабыздан бик иртә китте. Әмма ул патриот-солдат, гражданин, шәхес буларак та, язучы-әдип буларак та күп нәрсәләр эшләп өлгерде.

Китаплары һәм кабатланмас образлары белән әдип халык күңелендә яшәвен дәвам итә.

НАҖАР НӘҖМИ

СОҢГЫ БОЗЛАР

Динис Исламов истәлегенә

Агыйделдән соңгы бозлар ага,
Агыйделкәй суы болганчык.
Нинди нурлы сине озаткан көн —
Бар табигать гүя кыланчык.

Җир ачыла кардан, сулар — боздан, —
Даһилыкның акылы үзенчә.
Нигә кирәк аңа кыланулар!
Апрель ае апрель көенчә.

Безгә генә бүген карлар ява,
Күңелләрдә — боз һәм буш тынлык.
Бар идең — юк… Тик бүгенгә ялган
Булса икән менә бу чынлык.

Әллә микән гомер дигәне дә —
Шул бар белән шул юк арасы?!
Барлыгыңда ил баласы идең,
Юклыгыңда син — гүр баласы.

Юклыгыңда синең юклыгыңа
Без күнәргә дучар, күнә алсак.
Табылсак, без бергә табылырбыз,
Бергә югалырбыз, югалсак.

Бар барлыгың белән ул — син идең,
Табигать бит булмый кыланчык…
Берәм-берәм соңгы бозлар ага,
Агыйделкәй әле болганчык…

14 апрель, 1973 ел.